Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ковидтан вакцинаны илкүләм прививкалар календаренә кертү әлегә планлаштырылмаган
Рәсми планда әлеге темага хәзер фикер алышынмый, әмма шул ук вакытта бу өлкәдәге белгечләр тарафыннан аерым фикерләр бар.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирустан вакцинацияне илкүләм календарьга кертү әлегә көн тәртибендә тормый, дип белдерде Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков, дип хәбәр итә РИА Новости.
«Президент ирекле әңгәмә барышында вакцинация, прививкаларның нәтиҗәлелеге һәм башкалар белән бәйле темалар турында фикер алышты. Рәсми планда әлеге темага хәзер фикер алышынмый, әмма шул ук вакытта бу өлкәдәге белгечләр тарафыннан аерым фикерләр бар», — дип хәбәр итте ул журналистларга.
Вакцинация иң ышанычлы саклану ысулы булып кала. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко сүзләренә караганда, коронавирус белән авыручылар арасында прививка алганнар саны дүрт проценттан артмый, Стационарлардагы пациентларның күбесе — прививка ясатмаган кешеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз