news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ковидтан сынау вакцинациясен 6 яшьтән узган балалар арасында да рөхсәт итәргә мөмкиннәр

9-11 яшьтәге беренче 14 бала коронавируска каршы прививка ясаткан, аларның берсендә дә тискәре нәтиҗәләр күзәтелмәгән. Бу хакта ТАСС агентлыгы Гамалея исемендәге үзәк башлыгы Александр Гинцбургка сылтама белән хәбәр итә.

Гинцбург билгеләп үткәнчә, барлык балаларга да олылар өчен билгеләнгән дозаның 1/10 өлеше кертелгән. Аның сүзләренчә, бүген коронавируска каршы сынау вакцинациясен шундый ук дозада 6 яшьтән узган балалар арасында да рөхсәт итәргә мөмкиннәр. Әйтик, 15 июньдә бәйсез экспертлар төркеменең җыелышы планлаштырыла, алар препаратны кече яшьтәге балаларда сынауга рөхсәт бирергә тиеш, диде ул.

Билгеләп үтелгәнчә, тикшеренүдә барлыгы 100 бала катнаша, аларның яртысына вакцинаның – 1/10, ә яртысына 1/5 дозасы кертеләчәк.

Гамалея исемендәге үзәк башлыгы элегрәк ачыклык керткәнчә, олылар өчен билгеләнгән вакцина белән чагыштырганда, балалар өчен чыгарылган препаратның концентрациясе бер очракта - биш, ә икенчесендә ун тапкыр киметелгән, чөнки балаларда иммун җавап күпкә интенсиврак формалаша.

Сәламәтлек саклау министрлыгы 24 гыйнварда 6-11 яшьлек балалар арасында коронавируска каршы вакцинага клиник тикшеренүләр үткәрүне хуплады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100