news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ковидтан прививкалар ясатучылар арасында 100әр мең сумлык өченче лотерея башланды

Катнашу өчен прививка ясатырга һәм дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә генә кирәк.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Сovid-19дан вакцинация ясаган россиялеләр арасында өстәмә рәвештә акчалата бүләкләр уйнатыла. РФ Хөкүмәтенең тиешле карары 14 ноябрьдә үз көченә керде.

Катнашу өчен, лотерея башланганчы, коронавируска каршы Россия вакцинасы белән (ике компонент булса, ике компонент белән) прививка ясатырга һәм дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә кирәк. Анда вакциналы кешенең шәхси номеры формалаша, әлеге номерлар лотереяда катнаша.

Җиңүчеләрне очраклы рәвештә махсус программа билгели. Приз — 100 мең сум. Җиңүчеләрнең дәүләт хезмәтләре сайтындагы шәхси кабинетында мәгълүмат чыгачак.

Моңа кадәр шундый лотерея агымдагы елның 14 сентябрендә һәм 14 октябрендә узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot