news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Беренче көнне ковидтан борын аша вакцинацияне 200 ләп кеше ясаткан

Бу атна башыннан Татарстанда коронавирустан борын аша вакцинация уздыра башладылар. Беренче көнне назаль вакцинаны 200 ләп кеше ясаткан.

Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов әйтте.

«Вакцинация өчен назаль вакцина куллана башладык. Аның нәтиҗәлелеге шактый югары, сулыш органнарын саклый, вирус эләксә, каршылык күрсәтә башлый», - диде Дмитрий Лопушов.

Аның сүзләренчә, кабаттан вакцинация яки ревакцинация сыйфатында назаль вакцина идеаль вариант.

«Вакцинация кирәк. Катгый күрсәтмә ул. Авырган кешеләрдә инде күпмедер антитәнчекләр бар, ләкин моңа назаль вакцинаны өстәсәң, тагын да ышанычлырак. Шундый катнаш вариант иң кулае», - дип белдерде белгеч.

news_right_1
news_right_2
news_bot