news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ковидтан авыручылар саны өч атнадан артыр дип көтелә

Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны Россия башкаласындагы күрсәткечләргә бәйле рәвештә артачак. Бу хакта Төбәк белән идарә итү үзәгенең туры эфирында Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.

«Россиядә авыручылар санының үсеше башланды. Ике ел эчендә без шундый тенденция күзәттек: зур мегаполиста - илебез башкаласы Мәскәүдә авыручылар саны арта башлагач, якынча өч атнадан чирләүчеләр саны бездә күбәя башлый. Без хәзер Мәскәүдә күрсәткечләрнең ни дәрәҗәдә үсүен күрәбез һәм бездә дә авырып мөрәҗәгать итүчеләр саны берникадәр арта», – дип сөйләде ул.

Жаворонков мөрәҗәгать итүчеләрнең саны артуны авыруның алдагы күтәрелешләре белән чагыштырырлык булмавын, хәзер авыручыларның азрак булуын искәртте.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, сәламәтлек саклау системасы көчле респиратор инфекцияләр, шул исәптән коронавирус белән авыручылар санының көз көне сезонлы артуына әзерләнә башлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100