news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ковид белән авыручылар өчен Татарстан хастаханәләрендә өстәмә рәвештә йөз урын булдырылды

Дүшәмбедән Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән авыручылар өчен урыннар санын арттырдылар. Бу хакта «Татар-информ»га баш эпидемиолог, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика белгече Дмитрий Лопушов сөйләде.

«Бездә ятак фонды әзерләнгән һәм резервланган. Хәзер без өстәмә ятаклар әзерләргә мәҗбүр булдык. Стандарт рәвештә госпитальләр әзерләнгән иде, әмма бездәге хәлне исәпкә алып, без бүгенгә йөз ятак диярлек урын өстәргә мәҗбүр булдык», – диде табиб.

Эпидемиолог агентлыкка аңлатканча, күпчелек кеше «омикрон»ны авыр кичерми һәм аларга поликлиникаларда ярдәм итәләр. Хастаханәләргә, нигездә, өлкәннәр һәм хроник авырулары булган кешеләр эләгә, алар өчен инфекция җитди сынауга әверелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot