news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ковидның «омикрон штаммы» барлыкка килү белән балалар арасында авыручылар саны арткан

Элегрәк зарарланган кешеләр арасында балаларның өлеше 10-11% булса, хәзер ул 15% ка җитә.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Коронавирусның «омикрон штаммы» барлыкка килү белән балалар арасында авыру сизелерлек артты.

Элегрәк зарарланган кешеләр арасында балаларның өлеше 10-11% булса, хәзер ул 15% ка җитә. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Эпидемиология фәнни-тикшеренү институты үзәге директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Александр Горелов бу хакта РИА Новостига сөйләгән.

«Балалар барлык геновариантлар белән авырдылар, эпидемиологик процесста катнашу ешлыгы 10-11% иде. "Омикрон" га килгәндә 15%ка җитә », - диде белгеч.

Шулай итеп, «омикрон штаммы» Covid-19ның башка вариантларына караганда балалар өчен зарарлырак булып чыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100