Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ковидның Британиядән килгән штаммын Төркиядә 15 кеше йоктырган
Республика Бөекбританиядән килүчеләрне кертүне чикләгән.
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Төркиядә коронавирусның яңа штаммы ачыкланган. Ул Бөекбританиядән килгән 15 кешедә ачыкланган. Бу турыда республиканың сәламәтлек саклау министры Фәхреттин Коджага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Британия мутациясе Бөекбританиядән килгән 15 кешедә ачыкланган. Төркиягә бу илдән керүчеләрне вакытлыча кертмиләр», — дидие министр.
Шулай ук 1 гыйнварда октябрь азагыннан алып республикада коронавирус йоктыручылар иң аз теркәлгән. Бер тәүлектә авыручылар саны 1908 пациентка арткан.
Җомга көнне Бразилия һәм АКШның өч штатында ковидның британ штаммы ачыклануы турында хәбәр ителгән иде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз