news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ковидка тест үтәүнең максималь вакытын бер тәүлеккә кадәр кыскартырга тәкъдим иттеләр

Хәзерге вакытта коронавируска тест нәтиҗәләрен алуның максималь вакыты 48 сәгать тәшкил итә.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте коронавируска тест үткәрү нәтиҗәләрен алуның максималь вакытын 24 сәгатькә кадәр кыскартырга тәкъдим итте. Санитар-эпидемиологик кагыйдәләргә тиешле үзгәрешләр проекты норматив-хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган.

«COVID-19 лаборатория тикшеренүен башкару срогы, лабораториягә биологик материал алынганнан алып, аның нәтиҗәсен тикшеренү уздырылган затка тапшырганга кадәр, 24 сәгатьтән артмаска тиеш», - диелә документта.

Элегрәк бу срокны кыскарту зарурлыгы турында вице-премьер Татьяна Голикова Россия Президенты Владимир Путин белән узган киңәшмә барышында белдергән иде.

Хәзер, Роспотребнадзор карары нигезендә, коронавируска тест нәтиҗәләрен алуның максималь вакыты 48 сәгать тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot