news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ковидка каршы прививка ясатучылар авырулар белән аралашудан соң изоляциягә җибәрелми

Тиешле карарны РФ баш санитар табибы Анна Попова имзалады.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Ковидка каршы прививка ясатучылар авырулар белән аралашудан соң изоляциягә җибәрелми. Бу коронавирус белән авырган яисә вакцинаның ике этабын да ясаткан кешеләргә кагыла һәм хәзерге вакытта авыру билгеләре булмаска тиеш.

Тиешле карарны РФ баш санитар табибы Анна Попова имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

«Covid-19га каршы вакцинациянең тулы курсын узган һәм соңгы алты ай дәвамында коронавирус белән авырган кешеләр, авыруның симптомнары булмаганда, изоляция мәҗбүри түгел», — диелә документта.

Ковидлы авырулар белән элемтәдә булган кешеләрне унынчы — уникенче көнгә коронавируска тикшерәчәкләр.

Карар рәсми басылып чыккан көннән, ягъни иртәгә, 17 ноябрьдә үз көченә керә.

Россиядә прививка ясау кампаниясе дәвам итә. РФ Президенты Владимир Путин вакцинациянең мөһимлеге турында берничә тапкыр искәртте һәм Россиядә коронавируска каршы уйлап табылган препаратларының югары нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot