Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ковид йоктырып хастаханәдә ятучы авырлы хатыннар Сабан туенда йөргән булган
Табиб йөкле хатын-кызның барлык туганнарына прививка ясатырга, ә бала көтүче хатын-кызларга кешеләр күп җыела торган чараларга йөрмәскә киңәш итте.
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Республика клиник хастаханәсендә коронавирустан дәвалана торган авырлы хатын-кызлар барысы да диярлек Сабан туенда йөргән булган.
«Соңгы ике атнада безгә килеп эләккән көмәнле хатын-кызларның 80 проценты Сабан туенда булган», — диде журналистлар өчен оештырылган «Covid-19 эпидемиясе чорында сәламәтлекне саклау технологиясе» лекциясендә хастаханәнең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев.
Шул ук вакытта табиб билгеләп үткәнчә, соңгы ике атнада Татарстанда көмәнле хатын-кызлар арасында Сovid-19 йоктыручыларның артуы теркәлгән.
Республика клиник хастаханәсенең баш табибы авырлы хатын-кызның барлык туганнарына прививка ясатырга, ә бала көтүче хатын-кызларга чараларга йөрмәскә киңәш итте.
Көмәнле хатын-кызлар коронавирусны бик авыр кичерә, дип искәртте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз