news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ковид вакытында кызыл зонада эшләгән анестезиолог-реаниматолог Газинур Шаһивәлиев вафат

63 яшендә Татарстанның Республика клиник хастаханәсе анестезиолог-реаниматологы, коронавирус пандемиясе белән көрәшүче медицина хезмәткәрләренең берсе – Газинур Шаһивәлиев вафат булган. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итте.

Газинур Шаһивәлиев квалификацияле белгеч, югары категорияле табиб анестезиолог-реаниматолог иде. 1992 елдан РКБ коллективында эшли.

Клиникада билгеләп үтүләренчә, коронавирус эпидемиясе чорында ул кызыл зонада эшләгән, гаҗәеп кыюлык һәм ныклык күрсәткән, һәм вакытлы йогышлы госпитальнең соңгы көненә кадәр эштә яшәгән диярлек, кешеләрне коткарган.

«Газинур Шаһинурович атаклы табиб кына түгел, кайгыртучан әти дә, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торган бик әйбәт кеше дә иде. Аның яхшылыгы һәм кешелеклелеге аны белгән һкешеләрнең йөрәгендә онытылмас эз калдырды», – дип өстәделәр РКБда.

news_right_1
news_right_2
news_bot