Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ковид сәбәпле зыян күргән бизнеска ярдәм итүнең яңа чаралары эшләнә
Коронавируска каршы көрәш буенча Министрлар Кабинеты каршындагы Координация советы президиумында Премьер-министр Михаил Мишустин тиешле йөкләмә бирде.
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Covid-19 аркасында зыян күргән бизнеска ярдәм итүнең яңа чараларын эшләячәк һәм алар предприятиеләргә тотрыклы эшне дәвам итәргә ярдәм итәчәк. Коронавируска каршы көрәш буенча Министрлар Кабинеты каршындагы Координация советы президиумында Премьер-министр Михаил Мишустин тиешле йөкләмә бирде, диелә Хөкүмәт телеграм-каналында.
Тәкъдимнәрне эшләү белән вице-премьер Андрей Белоусов һәм РФ Икътисад үсеш министрлыгы башлыгы Максим Решетников шөгыльләнәчәк.
Шулай ук иртәгә вице-премьер Татьяна Голикованың Россия Президенты Владимир Путинга Covid-19 коронавирусына каршы көрәш буенча Министрлар Кабинетының яңа карарлары турында хәбәр итәчәге билгеле булды.
«Алдагы чикләүләр практикасы әлеге чараларның нәтиҗәлелеген күрсәтте. Коронавируска каршы көрәш барышында шактый тәҗрибә һәм белем тупланды», — дип искәртте Михаил Мишустин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз