news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ковид сәбәпле, инвалидлык билгеләүнең гадиләштерелгән тәртибе 1 июльгә кадәр озайтыла

Бу кешеләрне төрле инстанцияләргә йөрүдән коткарачак, диде Россия Премьер-министры.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Илдә катлаулы эпидемиологик вазгыять сәбәпле, Россия Хөкүмәте сәламәтлеге белән бәйле проблемалары булган кешеләр өчен инвалидлык билгеләүнең гадиләштерелгән тәртибен 1 июльгә кадәр озайта.

«Мондый формат пандемия шартларында бик кирәк. Гамәлдәге сервисларны камилләштерүне дәвам итәбез, аларны уңайлырак итеп эшлибез», — диде Россия Премьер-министры Михаил Мишустин коронавируска каршы көрәш буенча координация советы утырышында.

Аның сүзләренчә, бу кешеләрне төрле инстанцияләргә йөрүдән коткарачак.

Гражданнарга инвалидлыкны теркәү яки элегрәк бирелгән төркемне раслау өчен медик-социаль экспертиза бюросына шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәкми, дип аңлатты Россия хөкүмәте башлыгы.

Мишустин сүзләренчә, җитештерүдә зыян күрүчеләргә яки һөнәри авырулары булган гражданнарга бу карар шулай ук кагылачак. Алар иминият түләүләрен алу өчен кирәкле белешмәләрне читтән торып рәсмиләштерә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot