news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ковид белән җиңел формада һәм симптомсыз авыруның куркынычын атадылар

Белгечләр китергән мәгълүматлар буенча, коронавирус инфекциясен кичергән кайбер пациентларда аутоантитәнчекләр күләме арткан.

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Коронавирус җиңел формада узган яки симптомнар күзәтелмәгән очракта прививка ясатмаган кешеләр авыруның төрле нәтиҗәләреннән сакланмаган.

Бу хакта Journal of Translational Medicine журналы АКШның Седарс-Синайский медицина үзәге тикшеренүчеләренә сылтама белән хәбәр итә.

Белгечләр китергән мәгълүматлар буенча, коронавирус инфекциясен кичергән кайбер пациентларда аутоантитәнчекләр күләме арткан. Алар, гадәттә, системалы аутоиммун авырулар, шул исәптән кызыл волчанка белән чирләгәндә ачыклана.

Шул рәвешле, галимнәр фаразлаганча, коронавирус җиңел формада яки симптомнарсыз узган очракта да иммун җавап озак дәвам итәргә, бу исә инфекция йоктырган кешенең органнары торышына йогынты ясарга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot