news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ковид белән чирләгәндә хәлне катлауландыра торган факторларны әйттеләр

Табиб Черемушкин йөрәк авырулары һәм шикәр чире булган кешеләрдә COVID- 19 вирусы китереп чыгарган авыруның авыррак узуы турында кисәтте.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Һәр кешедә COVID-19 вирусы китереп чыгарган чир үз үзенчәлекләре белән уза.

Авыруны авыр кичерә торган пациентларның уртак яклары турында югары категорияле табиб-терапевт Сергей Черемушкин Sputnik радиосына биргән интервьюсында сөйләде. Ул авыруның хәлен кискенләштерә торган факторларны санап үтте, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Пациентның вирус йоктырганчыга кадәр булган патологиясе, бигрәк тә, гипертония, шикәр диабеты, йөрәкнең ишемия авыруы, кан, яман шеш авырулары клиник картинаны бик кыенлаштыра, куркынычны арттыра. Авыручыларның 5-15 проценты гынә чирне авыр кичерә», — дип сөйләде «Россия тимер юллары-Медицина «үзәк клиник хастаханәсе»нең бүлек мөдире, баш терапевты, югары категорияле табиб Сергей Черемушкин.

Табиб шулай ук авыруның узуына йогынты ясый торган башка факторларны да атады.

«Вирусның хәзерге штаммы куркынычы һәм агрессивлыгы, конкрет индивидуумның иммун җавабы үзенчәлекләре, вирусның дозасы да чирнең ничек узуына тәэсир итә. Кызганыч, яшьләрдә дә ресиратор дистресс-синдромы үсеше (үпкәләрдә ялкынсыну процессының тиз башлануы белән характерлана торган сулыш җитмәү тибы — ред.) белән үпкәләрнең зарарлану очракларын күрәбез», — дип кисәтте Сергей Черемушкин.

Табиблар бүгенге көндә коронавирустан саклауның иң ышанычлы ысулы вакцинация булуын искәртә.

news_right_1
news_right_2
news_bot