news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ковид авыруы Татарстанда кешеләр үлеме сәбәпләре исемлегендә алтынчы урында урнашкан

Узган ел Татарстанда сулыш органнары авыруларыннан үлүчеләр саны ике тапкырга кимегән. Бу хакта йомгаклау коллегиясендә республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде.

«Covid-19 үлем сәбәпләре структурасында икенче урыннан алтынчы урынга төште», – диде ул.

Аның сүзләренчә, ел нәтиҗәләре буенча республикада кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр саны 7,9 процентка кимегән, онкология авыруларыннан 2,1 процентка, сулыш органнары авыруларыннан 42,4 процентка кимрәк һәм ашкайнату органнары авыруларыннан 8,1 процентка кимегән.

news_right_1
news_right_2
news_bot