Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Коуровск обсерваториясе “галәм физикларын” җыячак
Чара менә 30 ел инде РФ Мәгариф министрлыгының асторономия буенча Баш советы, Урал дәүләт университетының Астрономия обсерваториясе һәм астрономия, геодезия кафедрасы канаты астында үтә
(Ектеринбург, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Лима Шәкүрова). 31 гыйнвардан 3 февральгә кадәр Коуровск обсерваториясендә чираттагы “Галәм физиклары” астрономия конференциясе үтәчәк. Бу турыда Коуровск астрономия обсерваториясенең гыйльми секретаре Татьяна Полушина хәбәр итә.
Аның сүзләренә караганда, чарада барлык илләрнең студентлары, аспирантлары, академиклары катнашачак. Алар докладлар укыячак, астрономиянең төрле актуаль мәсьәләләрен тикшерәчәк. Конференциянең төп темасы булып, Кояш системасы объектларын өйрәнүдә яңа казанышлар, йолдызларның һәм йолдыз системаларының, йолдызара мохитның физиклары, Галактика, Җирьяны киңлеге физиклары тора. Конференциянең максаты – астрономия өлкәсендә яңа белгечләр әзерләү, студентларны фәнни эзләнергә өйрәтү, студентлар арасында астрономия өлкәсендә һәм Галәм физикасында эзләнү нәтиҗәләре буенча алынган мәгълүматлар белән бүлешү, фәнни бәйләнешләр булдырү, студентларны фәнни дискуссияләр методикасына өйрәтү.
Чара менә 30 ел инде Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгының асторономия буенча Баш советы, Урал дәүләт университетының Астрономия обсерваториясе һәм астрономия, геодезия кафедрасы канаты астында үтә. 1996 елдан “Галәм физиклары” фәнни конференциясенең студентлар оешмасы Русия фундаменталь тикшерүләр фонды грантлары тарафыннан ярдәм таба. 1997-2000 елларда конференция “1997-2000 елларга югары белем интеграциясенең һәм фундаменталь фәннең дәүләт яклавы” максатлы программасына кертелә.
Конференция шулай ук яңа фәнни юнәлешләр булдыруга, фәнни мәктәпләрне ныгытуга йогынты ясый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз