Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Котыру чире сәбәпле, Әлмәт муниципаль районында фермада карантин кертелгән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан Әлмәт муниципаль районының Кичүчат авыл җирлегендә терлекләр котыру чире буенча карантин кертелгән. Авыру чыганагы «Кичүчат» ҖЧҖендә табылган, анда мөгезле эре терлекләр асрала. Карантин кертү турындагы карарга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имза куйган.
«Эпизоотик нокта һәм имин булмаган пункт территорияләрендә хайваннарның котыру авырулы булуына бәйле рәвештә чикләү чаралары (карантин) билгеләргә», – диелә документта.
Кичүчат авыл җирлегендәге ферма территориясе һәм эпизоотик нокта чикләреннән 2 км радиустагы зона чикләүләргә эләкте.
Эпизоотик ноктада, яисә фермада, авыру хайваннарны дәвалау, терлекләрне кертү һәм чыгару, үлгән хайваннарның тиреләрен алу, шулай ук бу территориягә чит кешеләргә керү тыела.
2 км радиустагы территориядә ярминкәләр, күргәзмәләр һәм авыруга бирешүчән хайваннарны күчерү һәм туплау белән бәйле башка чаралар үткәрү тыела. Моннан тыш, терлекләрне чыгарырга һәм кыргый хайваннарны тотарга ярамый.
Карантин котыру авырулы соңгы терлекне чалганнан һәм кирәкле ветеринария чаралары үткәрелгәннән соң 60 көн узгач бетерелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз