news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Котыру чирен кисәтү өчен, Питрәч урманнарында вакцина тараттылар

Котыру чирен кисәтү буенча көзге чаралар кысаларында, республикада 900 мең доза күләмендә вакцина әзерләнгән.

Котыру чирен кисәтү өчен, Питрәч урманнарында вакцина тараттылар
Михаил Захаров

(Питрәч, 18 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Питрәч районында, кыргый җәнлекләрдә котыру чирен кисәтү өчен, урманнарда вакцина таратылды. Татарстан Министрлар Кабинетының Баш Ветеринария идарәсе белгеләре төлкеләр күпләп йөри торган урыннарда, аларның оялары кырыена алдавыч эченә вакцина салынган брикетларны агач төпләренә салды.

Баш ветеринария идарәсенең хайваннарның йогышлы авырулары һәм аларны ачыклау, кисәтү бүлеге белгечләре әйтүенчә, котыру чире соңгы ун елда кимесә дә, аннан тулысынча котылуга әлегә ирешелмәгән. Котыру - куркыныч чир, аның чыганагы - кыргый фауна. Йогышлы төлке һәм башка ерткыч җәнлекләр йорт хайваннары һәм кеше өчен куркыныч тудыра.

Котыру чирен кисәтү буенча көзге чаралар кысаларында, республикада 900 мең доза күләмендә вакцина әзерләнгән. Барлык муниципаль берәмлекләрдә 25 октябрьдән 25 ноябрьгә кадәр ораль вакцинация уздыру буенча бригадалар оеша. Брикетлар язын, җәен, көзен куела. "Бер квадрат километрга 20-25 алдавыч куела. Һәр төлке оясы янында 8-10 брикет салына", - ди ветеринария идарәсе белгече Ринат Мөфтәхетдинов.

Питрәчкә елына 60 мең доза вакцина бирелгән, көзен шуның 24 меңе кулланыла. Питрәчтә 2018 елда өч, быел бер котыру очрагы теркәлгән. "Июльдә Пановка бистәсендә бер йортка кереп, төлке хуҗабикәне тырнаган иде. Бүген ул ханымның сәламәтлегенә куркыныч янамый", - диде Питрәч районы Ветеринария берләшмәсе башлыгы Раил Газизов.

Бүген урманнарда таратылган алдавычларның күпме ашалганын белгечләр ике атнадан чыгып карарга ниятли. "Гадәттә, 80-85 проценты ашалып бетә", - ди Раил Газизов. Белгечләр әйтүенчә, вакцинаны ялгыш этләр, кыргый кабаннар ашаса да, ул куркынычсыз. Көмәнле җәнлекләргә дә зыяны юк.

Ринат Мөфтәхетдинов сәламәт төлке беркайчан кешегә һөҗүт итмәгәнен искәртте. Гадәттә, төлке кеше күрсә, өркеп кача, ә котыру чире булган төлкенең курку хисе булмый. Белгечләр әйтүенчә, аларга артырга ирек бирмиләр, ел саен саны контрольдә тотыла.

Вакцинаны күбрәк күбрәк тарату урыннарын Биоресурслар буенча Дәүләт комитеты белән берлектә билгелиләр. Торак пунктлар янында, Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре тирәсендә дә өләшенә. Вакцина Ставрополь биофабрикасыннан кайтарылган. Составында ит фаршы, эчендә полиэтилен пакетта вакцина. "Корырак һавада, салкыннар башланганчы таратырга тырышабыз. Соңрак ул инде нәтиҗәле булмаячак", - ди Ринат Мөфтәхетдинов.

Быел Татарстанда котыру чиреннән 2 млн 450 мең доза вакцина районнарга таратылачак. "2009 елда 375 котыру очрагы теркәлсә, быел 21 очрак ачыкланган", - диде Баш ветеринария идарәсенең хайваннарның йогышлы авырулары һәм аларны ачыклау, кисәтү бүлеге башлыгы Александр Козлов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100