Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Котяков бюджет өлкәсендә хезмәт хаклары яңа система буенча түләнә башлау вакытын атады
Бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә инде берничә елдан хезмәт хакы яңа система буенча түләнә башларга мөмкин, дип хәбәр итте РФ Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков. Аның сүзләрен «Парламентская газета» китерә.
Министр сүзләренчә, инде барлык компенсацияләүче һәм стимуллаштыручы түләүләр исемлеге формалаштырылган. Хәзерге вакытта күнекмәләр һәм квалификацияләр дифференциациясен исәпкә алып, окладлар линейкасы булдырыла, дип өстәде Котяков.
Сатып алу сәләтен һәм хезмәт хакларын исәпкә алып, окладлардагы төбәкара дифференциация коэффициенты инде исәпләнгән, дип билгеләп үтте ул. Һәр тармакта сынап карау өчен өчәр территориядән торган исемлекләр төзелде. 2026 елга кадәр система сынап каралачак. 2027 елга исә ул инде тулысынча эшли башларга тиеш, дип ассызыклады министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз