news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коткаручылар: Ык елгасында батып үлгән балыкчыларның коткару жилеты булмаган

Коткаручылар: Ык елгасында батып үлгән балыкчыларның коткару жилеты булмаган
Фото: Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Ык елгасында батып үлгән балыкчыларның коткару жилетлары булмаган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

4 ноябрьдә балык тоткан вакытта Башкортстаннан ике кеше югалган, аларның мәетен бүген волонтерлар тапкан. Аларны, судан чыгарып, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Ведомствода хәбәр итүләренчә, ир-атлар елгадан барганда кисәк маневр ясау яки нәрсәгәдер бәрелү сәбәпле көймәдән егылып төшкән, ә чыланган өске киемнәре аларны аска өстерәгән дип фаразлана.

«Начар һава шартлары – җилнең көчәюе, җепшек кар яву, су өстендә боз катламы барлыкка килү - республика сулыкларында кечкенә көймәләр катнашында фаҗигаләр килеп чыгу куркынычын арттыра», - дип искәрттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.

Искәртеп узабыз, елгада боз кату алдыннан ел саен кешеләрнең үз сәламәтлегенә җавапсыз каравы аркасында фаҗигаләр килеп чыга.

«Суда кечкенә көймәдә хәрәкәт иткән вакытта һичшиксез коткару жилеты кияргә кирәк», - дип искәртте ТР Кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов.

Аның сүзләренчә, бу ярга йөзеп чыгарга мөмкинлек бирә, шулай ук сезне яр буендагы яки узып баручы суднолардагы кешеләр күреп алып, ярдәм күрсәтә ала. Кеше 20 минут салкын суда торса, өшеп үләргә мөмкин. Шуңа күрә ТР баш дәүләт инспекторы судно хуҗаларына навигацияне тәмамларга һәм көймәләрен кышкы саклауга куярга киңәш итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100