news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коткаручылар салкын һава торышы булганда янгын иминлеге кагыйдәләре турында искәртте

Коткаручылар салкын һава торышы булганда янгын иминлеге кагыйдәләре турында искәртте
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

9 гыйнварда төнлә һәм иртән республика территориясендә һава температурасы -25..-30 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә Татарстанда яшәүчеләргә искәртүләренчә, мондый һава торышы вакытында янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәү һәм урын-җир өстендә тәмәке тартмау бик мөһим.

Балаларның үзләрен генә калдырмаска, аларга янгын иминлеге кагыйдәләрен өйрәтергә, янгын вакытында каядыр кереп качарга түгел, ә чыгып китәргә тырышырга кирәклеген әйтергә.

Төзек булмаган электрүткәргеч кулланырга һәм электр челтәренә йөкләнешне арттырырга киңәш ителми, электр җылыткычларны кулланганда сак булырга кирәк.

Электр приборларын (хәтта телефон зарядкасын да), газ җиһазын эшләгән килеш һәм ягып җылыту мичләрен караучысыз калдырырга ярамый.

news_right_1
news_right_2
news_bot