Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Коткаручы дача һәм урманда кирәкле биш куркынычсызлык кагыйдәсен искә төшерде
Россиянең атказанган коткаручысы, Мәскәү өлкәсе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Сергей Щетинин «Радио 1» белән әңгәмәдә табигатьтә һәм дачада куркынычсыз ял итүнең биш төп кагыйдәсен искә төшерде.
Эксперт сүзләренчә, урманда учак ягарга ярамый. Шашлыкларны махсус җиһазландырылган парк зоналарында гына әзерләргә кирәк.
Щетинин шулай ук һәрвакыт янәшәдә су запасы һәм янгын сүндергеч тотарга, балаларны шырпы һәм кабызгычлар янында караусыз калдырмаска, шулай ук электр үткәргечләренең торышын даими тикшерергә киңәш итте. Ул билгеләп үткәнчә, зарарланган чыбыклар, бигрәк тә агач дача йортлары өчен, җитди куркыныч тудыра.
Моннан тыш, коткаручы газон чапкычларның һәм эчке яну двигательләре булган бензотриммерларның төзеклеген күзәтергә киңәш итте.
Эксперт ассызыклаганча, хәтта ял иткәндә дә уяулыкны югалтырга ярамый, чөнки нәкъ менә гади кагыйдәләрне үтәү гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калырга ярдәм итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз