news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коткаручылар югалган Әгерҗе пенсионерын эзли

Эзләү эшләре Чулман елгасында 15 квадрат километр мәйданда бара.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда Әгерҗе районының Исәнбай авылыннан 78 яшьлек Сәгыйть Бәдретдинов 22 гыйнварда югалган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Биш көннән оператив кизү торучылар бу мәгълүматны коткаручыларга җиткергән.

Пенсионерга ошаган кешеләр турында берничә мәгълүмат алынса да, фаразлар расланмый. Әлегәчә ул табылмаган. Эзләү эшләре Чулман елгасында 15 квадрат километр мәйданда алып барыла.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot