Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Коткаручылар Түбән Кама районында югалган балыкчының гәүдәсен тапты
Ир-атны эзләүдә дуслары булышкан.
(Казан, 20 март, "Татар-информ"). Түбән Кама районында Татарстанның 6 нчы номерлы зональ эзләү-коткару отряды водолазлары кичә югалган балыкчының үлгән гәүдәсен тапты, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Ир-атны эзләүдә коткаручыларга дуслары да булышкан.

Элегрәк “Татар-информ агентлыгы Түбән Кама районында Зәй елгасында махсус су асты киеме – гидрокәчтүм кигән ир-атның су астына чумып, кире чыкмавы хакында язган иде. 19 мартта ике балыкчы бергәләп Зәй елгасының “Акчарлак” бакчачылык җәмгыятенә якын җирендә балык тоткан була. Аларның берсе гидрокәчтүм кия һәм аквалангтан башка гына су астына чума. 15 минут чамасы узгач аның су астында балык тоту коралы калкып чыга. Ә балыкчы үзе күренми.





Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз