news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коткаручылар Әлмәт тирәсендә югалган машина йөртүче хатын-кызны тапкан

Хатын-кыз Иске Шөгер – Әлмәт тирәсендә юлдан язган, үзенең кайда икәнен аңышмаган.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Бүген төнге сәгать 2дә бердәм "112" номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә Лениногорск районыннан Иске Шөгер – Әлмәт тирәсендә юлдан язып, кар өеменә килеп кергән һәм үзенең кайда икәнен белә алмаган хатын-кыз машина йөртүчедән хәбәр алынган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Эчке эшләр министрлыгы һәм 7 нче эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре 32 яшьлек хатын-кызны һәм аның автомобилен эзләргә чыккан, һәлакәткә юлыккан «Хендэ Солярис» автомобильленә тап булганнар. 1 сәгать 50 минуттан хатын-кызны Әлмәт районының Иске Суркино авылы янында табып алганнар. Хатын-кызның хәле канәгатьләнерлек булган, аңа табиблар ярдәме кирәк булмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot