news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коткаручылар Лениногорскида базга егылып төшкән хатынны чыгарган

Әлеге хәл Стадион тыкрыгындагы шәхси йорт янында булган.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Коткаручылар базга төшеп киткән Лениногорск кешесен коткарган. Бу хакта ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә көндез Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре чакыру буенча Стадион тыкрыгында урнашкан шәхси йортка барган. Анда өч метрлы тирәнлектәге базга 51 яшьлек хатын-кыз егылып төшкән, ул бик нык бәрелгән.

Коткаручылар керү юлын кардан чистартып, зыян күрүчене баздан алган һәм аны табиблар кулына тапшырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot