news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коткаручылар, Казандагы бер фатирда газ чыгуын ачыклап, фаҗигане булдырмый калды

Фатирның 76 яшьлек хуҗасы, колак аппаратын югалту сәбәпле, ишек шакыганнарын ишетмәгән.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Казан коткаручылары, өлкән яшьтәге ир-ат яши торган фатирда газ чыгуын ачыклап, фаҗигане булдырмый калды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Кичә шәһәрнең газ хезмәткәрләре 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына Восход урамында урнашкан 3нче йорттагы бер фатирдан көчле газ исе килүе, анда кеше булу ихтималы, әмма ишекне беркем дә ачмавы хакында хәбәр итә.

Коткаручыларның үзләренә ишекне ачып керүдән башка чара калмый. Фатирның 76 яшьлек хуҗасы, колак аппаратын югалту сәбәпле, ишек шакыганнарын ишетмәгән. Газ хезмәткәрләре кранны яба һәм фаҗигане булдырмый кала.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100