news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коткаручылар Чаллыда Мәләкәс елгасында боз астына төшеп киткән балыкчыга ярдәм иткән

55 яшьлек ир-атны һава мендәрендәге суднога утыртып, яр буена алып чыкканнар.

(Казан, 21 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Коткаручылар Чаллыда Мәләкәс елгасында боз астына төшеп киткән балыкчыга ярдәм иткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә 15.33 сәгатьтә 112 бердәм номерына Чаллының ГЭС бистәсендә Мәләкәс елгасында бер балыкчының боз астына төшеп китүе турында хәбәр килгән. Ир-ат судан үзе чыкса да, бик нык туңу сәбәпле, яр буена барып җитә алмаган.

6нчы зона-янгын коткару бүлеге хезмәткәрләре, ир-атны һава мендәрендәге суднога утыртып, яр буена алып чыккан һәм полицейскийларга тапшырган. Балыкчыга медицина ярдәме кирәк булмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot