news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коткаручылар Чаллыда 26 яшьлек ир-егетне эзли

Ул ноябрьнең соңгы көннәрендә хәбәрсез югалган.

(Казан, 5 декабрь, ”Татар-информ”). Татарстанның Чаллы шәһәрендә югалган 26 яшьлек егетне эзлиләр. 23 ноябрьдә ул өеннән кибеткә дип чыгып киткән, хәзергә кадәр кайтмаган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Егетнең югалуы турындагы хәбәр 1 декабрьдә диспетчер хезмәтенең 112 бердәм номерына килеп ирешә. Чаллы эзләү-коткару отрядларының кизү сменасы егетнең мобиль телефоныннан килгән сигнал буенча Тукай районы Олы Шилнә авылына бара, әмма ир-егет анда да табылмый.

4 декабрьдә үткәрелгән эзләү-коткару чаралары да нәтиҗә бирми. Эзләү операциясендә катнашучылар Чаллының 65 нче торак комплексы янындагы кырны әйләнеп чыга.

Эзләү-коткару чаралары снегоходларда эт ярдәме белән алып барылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100