news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коткаручылар “Адмирал” сәүдә үзәгендә һәлакәт урынында эшләрен төгәлләде

Җимерекләрнең гомум мәйданы 20 мең кв метр тәшкил итә

  (Казан, 25 март, «Татар-информ»). Казанның Киров районындагы “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгын урынында барлык эшләр төгәлләнде, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

“17.00 сәгатьтә барлык эзләү һәм янгын урынында җимерекләрне тикшерү эшләре төгәлләнде. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү системасы территориаль системасы шәһәр звеносы белән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе көчләр төркеме һәм чаралары даими дислокация урынына чыгарылган”, - диелгән хәбәрдә.

Хәбәрдә белдерелгәнчә, тәүлек дәвамында ике сменада Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү системасы территориаль системасының 100 кешедән һәм 26 берәмлек техникадан торган көчләр төркеме һәм чаралары калган конструкцияләрне сүтте һәм эзләү эшләрен дәвам итте.

Соңгы тәүлекләрдә коткаручылар соңгы унынчы 1 мең 430 кв метр мәйдан участогын тикшерде. Җимерекләрне ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кинологлары этләр белән карады.

Һәлакәт урынында, эш башланганнан алып, 2 мең 344 автобушаткыч төзелеш чүп-чары түгелгән, бу - 44 мең 600 куб метр. Җимерекләрнең гомум мәйданы 20 мең кв метр тәшкил иткән.

Искәртеп узабыз: 11 мартта “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгын чыкты һәм түбә белән конструкцияләр ишелде. Нәтиҗәдә, 17 кешенең гомере өзелде, 2 кеше хәбәрсез югалган дип исәпләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot