news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коткаручы: Калынлыгы 7 сантиметрга җиткәнче, балыкчыларга бозга чыгарга ярамый

Барлыгы 10 коткару постында тәүлеклек режимда икешәр коткаручы эшләячәк.

Коткаручы: Калынлыгы 7 сантиметрга җиткәнче, балыкчыларга бозга чыгарга ярамый
архив/Рамиль Гали

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Балыкчыларга ашыкмаска, бозның 7 сантимертдан артуын көтәргә кирәк. Белгечләр бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта журналистлар аша балыкчыларга мөрәҗәгать итеп, шундый киңәш бирде.

“Без барлык сулыкларны коткаручылар белән тәэмин итә алмаячакбыз. Кышкы балык тоту, балалар белән ял культурасы үтәлергә тиеш. Әти-әниләр балалары гел  үз күз алдында булырга тиешлеген истә тотсын”, - диде ТР буенча Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Илһам Насыйбуллин.

Ул ел саен көзен-кышын техника, шәхси составны әзерләү чаралары узганын, мәктәпләрдә профилактик чаралар үткәрелгәнен искәртте. Урынбасар сүзләренчә, коткаручыларны әзерләү бүген бөтен таләпләргә җавап бирә. “Шәхси состав бәлагә тарыган кешеләрне коткару буенча куелган бурычларны үтәүгә әзер”, - диде.

Илһам Насыйбуллин барлыгы 10 коткару посты эшләячәген, аларда тәүлеклек режимда икешәр коткаручы эшләячәген әйтте. “Безнең сиксәннән артык традицион балык тоту урыннары бар, коткару постлары тиз арада ярдәм итәрлек итеп төзелгән”, - диде.

Белгечләр көчле агым кырыенда боз юка булуын, ә балыкчыларның шундый җиргә атлыгуын билгеләп узды. Алар сулыкларга бозның калынлыгын үлчәп кенә керергә киңәш итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100