news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коткару хезмәте язгы бозга керүнең куркыныч булуы хакында кисәтә

Мондый бозда чана, чаңгы, тимераякта шуарга, хәтта йөрергә дә ярамый, ди коткаручылар.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Язын боз өстеннән елга, буа,  күл аша чыгу – куркыныч. Җәяүлеләр кичүен искәрткән билгеләргә игътибар итәргә, бозда махсус түшәмәләрдән файдаланырга кирәк. Ышанычсыз бозга кермәвең хәерле. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәге мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанның кечкенә елгалары боздан арчыла башлады инде. 
 
"Шуны истә тотыгыз: текә ярга басып боз китүен күзәтмәгез. Убылып төшеп китүегез ихтимал. Язын плотина, дамбалардан йөрүе дә куркыныч. Яр буйларында урнашкан завод-фабрикалар да шактый. Аларның кайберләре елга, күл һәм буаларга җылы су агыза. Ул зур аралыкта, барлык юнәлешләрдә дә бозны юып ала. Шуны онытмагыз: ачылыр алдыннан боз йомшый, аның ныклыгы кими. Мондый бозда чана, чаңгы, тимераякта шуарга, хәтта йөрергә дә ярамый. Елга боздан ачылып, боз китә башлагач, сулыкка якын килмәгез. Бу вакытта елга, күл яки буа янында аеруча сак булырга кирәк.
 
Язгы бозда автотранспорт белән хәрәкәт итү катгый тыела!" – диелә кисәтү хәбәрендә.
 
Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәге инспекторлары, боз кичүләрен тикшереп, Идел һәм Чулман елгаларындагы барлык юлларны ябарга карар кылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100