news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коткару хезмәте Мәскәүдә һава торышының бозылуы турында кисәтү таратты

Якын арада илнең башкаласында көчле җил чыгарга мөмкин.

(Казан, 27 июль, "Татар-информ"). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мәскәү буенча Баш идарәсе якын арада шәһәрдә һава торышының бозылу ихтималы турында кисәтү тараткан. Мәскәүдә урыны белән яшен һәм боз яву ихтималы да бар, диелә хәбәрдә. Бу хакта "Интерфакс" язып чыкты.

"Россия гидрометеорология үзәге синоптиклары 27 июль иртәсендә һава торышының бозылуын җиткерә. Кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз яву ихтимал, җилнең тизлеге секундына 12-17 метрга җитәчәк", – диелә әлеге кисәтү хәбәрендә.

Исегезгә төшерәбез, бу җәйдә Мәскәү һәм Мәскәү яны шәһәрләрендә кешеләр үлеменә китергән гарасат булган иде инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot