news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Коти Кларк «Автодор» командасына күченде
Яңа клубта УНИКСның элеккеге уенчысыннан баскетбол йолдызы чыгачагына ышаналар.
Скопировать ссылку
Ильнар Тухбатов
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Саратовның «Автодор» баскетбол клубы 2017-2018 елгы сезоннарга Америка уенчысы Коти Кларк (201 см, 107 кг) белән килешү төзегән.
Милли баскетбол ассоциациясендә уйнау тәҗрибәсе булган 24 яшьлек уенчы 2016-2017 елгы сезонда Казанның УНИКС командасы өчен чыгыш ясаган иде. Казан командасы өчен Бердәм лигада сезон төгәлләнү белән ул Пуэрто-Риконың «Капитанес де Аресибо» клубы өчен уйнады.
«Автодор» клубында булуыма шатмын. Командага кушылам. Биредә минем мөмкинлекләрне беләләр. Мөмкинлек бирүләре куандыра», – дигән Саратов клубының матбугат хезмәтенә Коти Кларк.
Ә «Автодор» клубы президенты Владимир Родионов Кларкның универсаль уенчы булуын күздә тотып, аның команда лидерына әйләнәчәгенә һәм Америка баскетболчысыннан йолдыз ясап булачагына ышанычын белдергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot