news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Котельня стенасы ишелгәннән соң казанлылар йортына җылылык кичкә җибәреләчәк

Һәлакәт урынында гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү эшләре бара.

(Казан, 17 март, “Татар-информ”). Котельня стенасы ишелгәннән соң, казанлылар йортына җылылык кичкә җибәреләчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.

Бүген төнлә Портовая урамында котельняның өлешчә ишелүе аркасында 1589 кеше яши торган 12 торак йорт һәм бер балалар бакчасы җылыктан өзелде.

Гадәттән тыш хәл урынында ишелгән корылмаларны тәртипкә ккитерү һәм йортларга җылылык бирү буенча өзлексез эш бара. Хәзер күрше котельнядан микрорайон йортларына җылылык җибәрү өчен вакытлыча торбаларны монтажлыйлар.

Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин ышандыруынча, кич белән фатирларга җылылык биреләчәк.

Хәзер фатирларда температура 20-21 градус. Әгәр температура артык төшеп китсә, кешеләрне вакытлыча урнаштыру өчен Универсиада авылында 500 урын һәм “Татарстан” кунакханәсендә 200 урын әзерләнгән. Бу йортларда яшәүчеләр вакытлыча күченеп тору өчен (843) 205-35-37 телефоны буенча “Старый город” компаниясенең диспетчерлык идарәсенә мөрәҗәгать итә ала.

Якынча мәгълүматларга караганда, һәлакәт җир асты сулары агып, туфрак иңгәнгә килеп чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot