news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Көтелгән хезмәт хакы күләме ягыннан Казан Россиянең иң яхшы биш шәһәре исемлегенә керде

Татарстан башкаласы 2023 елның IV кварталында Россиянең зур һәм урта шәһәрләре арасында вакансиягә дәгъва итүчеләрнең көткән хезмәт хакы ягыннан дүртенче урынны алды. Моны Россия хөкүмәте каршындагы Финанс университеты үткәргән социологик мониторинг нәтиҗәләре дәлилли.

Көтелгән хезмәт хакының уртача күләме Казанда аена 122 мең сум тәшкил иткән. Татарстанның мониторингта булган тагын бер шәһәре — Чаллыда ул 108 мең сумга тиң булган.

Көтелгән хезмәт хакы ягыннан лидер булып Владивосток тора, анда ул 127 мең сум тәшкил итә. Икенче урында —126 мең сум белән Волгоград, өченчедә — 124 мең сум белән Рязань һәм бишенче урында — 121 мең сум көтелгән хезмәт хакы белән Новокузнецк шәһәре.

Шул ук вакытта Мәскәүдә көтелгән хезмәт хакының уртача күләме — 116 мең сумга, Санкт-Петербургта 113 мең сумга тигез.

Гомумән алганда, 2023 елның IV кварталында вакансияләргә дәгъва итүчеләр ориентлашкан уртача хезмәт хакы 115 мең сумга җиткән. Былтыр ул — 100 мең сум һәм 2021 елның IV кварталында 94 мең сум булган. 2022 елдагы 86 мең сум белән чагыштырганда, теләгән хезмәт хакының медиана күләме 93 мең сумга тигез булган.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә Россиядә 2024 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы 18,5 процентка, аена 19 242 сумга кадәр артты.

news_right_1
news_right_2
news_bot