news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Котадгу белег” язылганда, русларда андый әсәрнең “эзе дә булмаган” — галим Р.Әхмәтҗанов

"Моны төрки халыкларның үсешкә, алгарышка керткән өлеше дип атарга мөмкин", - ди әсәрне татарчага тәрҗемә итүче.

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Йосыф Баласагуниның “Котадгу белег”е — төрки телдә язылган беренче зур күләмле әсәр. Ул XI гасырда язылган һәм русларда ул чорда андый әсәрләрнең әле “эзе дә булмаган”. Моны төрки халыкларның үсешкә, алгарышка керткән өлеше дип атарга мөмкин, - ди “Котадгу белег”не татар теленә тәрҗемә иткән галим Рифкать Әхмәтҗанов. Бу фикерләрен ул бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында җиткерде.

Аның сүзләренчә, “Котадгу белег”— кешене бәхетле итү өчен язылган китап. Галим билгеләп үткәнчә, әсәрдә фантастика алымнары да кулланылган.

“Әсәрнең кыйммәтен билгеләгәндә, аның язылган заманын, тарихи әһәмиятен искә алырга кирәк. Мин тәрҗемә иткән нөсхәдә әсәрнең кайбер кызыклы өлешләре юк. Аларны табарга кирәк. Бәлки алар инде югалгандыр да...”, - диде Рифкать Әхмәтҗанов, әлеге әсәр хакында фикерен белдереп.

Мәгълүм булганча, Йосыф Баласагуниның “Котадгу белег”енең тәрҗемәсе 2013 елның октябрь аеннан алып “Безнең мирас” журналында басылды. Аны Рифкать Әхмәтҗанов моннан 10 ел элек шигырь юллары белән татар теленә тәрҗемә иткән булган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100