news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Котадгу белег”не затлы китап итеп чыгарырга кирәк — Хатыйп Миңнегулов

“Котадгу белег”нең татарча тәрҗемәсе “Безнең мирас” журналында тулысынча бастырылды.

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Йосыф Баласагуниның “Котадгу белег”е әдәби әсәр генә түгел, монда фәлсәфә дә бар, монда социология дә, педагогика да бар. Бу - яшәргә өйрәтә торган әсәр”, - дип саный КФУ галиме, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов.

Бу хакта ул бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә фикерләрен җиткерде. Журналистлар белән очрашу “Котадгу белег”нең татарча тәрҗемәсе “Безнең мирас” журналында басылу тәмамлануга багышланган иде.

Хатыйп Миңнегулов билгеләп үткәнчә, әсәрне тәрҗемә итү җиңел эш түгел. Моның өчен тәрҗемәче ул чор үзенчәлекләрен белергә тиеш.


“Дәүләт хисабына, Татарстан китап нәшриятында моны затлы китап итеп чыгарырга кирәк”, - диде галим.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot