news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Котадгу белег”не тормыш китабы дип атар идем — Ләбиб Лерон

Журнал мөхәррире “Безнең мирас” хезмәткәрләренең һәм әсәрне укучыларның киләчәктә аның китап булып чыгуына өметләнүен әйтте.

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Безнең мирас” журналы Йосыф Баласагуниның “Котадгу белег” әсәренең татарчага тәрҗемәсен бастыруны төгәлләде. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.

“Дөньяның иң мәшһүр әсәрләрнең берсе — Йосыф Баласагуниның “Котадгу белег” әсәре 2013 елның октябрь санында басыла башлаган иде. Бу - бик кыйммәтле, үзенчәлекле әсәр. Мин аны тормыш китабы, тәрбия китабы дип атар идем. Ничә гасырлар элек язылган әсәрнең кыйммәте шул хәтле зур ки, андагы афоризмнар, андагы әйтелгәннәр бүгенге көнгә бермә-бер туры килә”, - диде Ләбиб Лерон журналистлар белән очрашу барышында.

Аның фикеренчә, әлеге әсәрне укыган кеше сабак та, гыйбрәт тә ала.
Китап галим Рифкать Әхмәтҗанов тарафыннан моннан 10 ел элек чамасы, шигъри телдә тәрҗемә ителгән.

“Безнең мирас” хезмәткәрләре һәм әсәрне укучылар киләчәктә ул китап булып чыкмасмы дигән өметтә. Йосыф Баласагуниның афоризмнарын аерым бер китап итеп бастыру фикере дә яши”, - диде Ләбиб Лерон.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100