news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Костромада узачак җәйге иҗат сменасында Татарстан укучылары да катнаша

Костромада узачак балалар җәйге иҗат сменасында Татарстан Республикасы сәнгать мәктәпләре укучылары да катнаша

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). 5 июньнән башлап 15 июньгәчә Кострома шәһәрендә узачак «Ступень к совершенству» балалар җәйге иҗат сменасында Татарстан Республикасы сәнгать мәктәпләре укучылары да катнаша, дип белдерә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Костроманың «Волжский прибой» ял йортында узачак иҗат сменасына Казаннан, Чаллыдан һәм Түбән Кама шәһәрләреннән ун яшь рәссам барачак. Иҗат сменасы программасында Кострома, Ярославль һәм Мәскәү шәһәрләре рәссамнарының мастер-класслары һәм шулай ук балалар өчен Кострома өлкәсенең истәлекле урыннарына экскурсияләр каралган.
Әлеге балалар иҗат сменасын уздыру башлангычы белән Кострома өлкәсенең Мәдәният һәм туризм буенча департаменты һәм ТР Мәдәният министрлыгы чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot