news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Костромада Татар мәдәнияте көннәре үтте

Кострома татарларына Татарстанда төшерелгән документаль һәм нәфис фильмнар күрсәтелде.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). Бу көннәрдә Кострома шәһәрендә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре үтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

11 ноябрь көнне өлкәнең Халык иҗаты йортында Татарстанда төшерелгән документаль һәм нәфис фильмнар күрсәтелде. Тамашачылар «Бибинур», «Югалту», «Айсылу» кинотасмаларын карады, Шулай ук Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров белән очрашу үтте.

12 ноябрь көнне Кострома дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы фондларыннан “Татар милли мәдәнияте күптөрлелеге” күргәзмәсе эшли башлады. Бу чарага Кострома өлкәсе губернаторы Сергей Ситников та килгән иде.

Очрашу ахырында Татарстан сәнгать осталары концерты гөрләде. 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100