news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Костин төп ставканың 17 процентка кадәр күтәрелүен фаразлый

Үзәк банкның директорлар советы төп ставканы 100 базис пунктка – 17 процентка кадәр күтәрергә мөмкин, дип белдерде «ВТБ» идарәсе рәисе Андрей Костин Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында. Моны «Известия» яза.

«Мин бүген форумга барганда ставка сакланыр дип уйлап бардым, әмма Эльвира Сәхипҗадовна [Нәбиуллина] киләсе елда 4 процент [инфляция] булачагын әйткәч, иртәгә [төп ставканы] 100 базис пунктка күтәрәчәкләрен аңладым», – диде Костин.

7 июньдә төп ставка буенча Россия банкы директорлар советы утырышы узачак. 6 июньдә Петербург халыкара икътисади форумында «Сбербанк» башлыгы Герман Греф Россия банкының төп ставкасы артуы ихтималы турында белдерде. Аның сүзләренчә, ул ким дигәндә хәзерге 16 процент дәрәҗәдә калачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot