news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Костанайда «Татар кызы» бәйгесе уза

Бәйгедә 18-25 яшьлек татар кызлары катнаша.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Казахстанның Костанай шәһәрендә беренче тапкыр «Татар кызы» бәйгесе уза, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

«Дуслык» татар-башкорт җәмгыяте һәм өлкәнең Дуслык йорты бер ай дәвамында кызларны милли гореф-гадәтләргә өйрәтте. Алар милли бизәкләр чиктеләр, токмач һәм гөбәдия пешерделәр.

Бәйгедә 18-25 яшьлек татар кызлары катнаша. Аларның җидесе финалга үтте. Оештыручылар билгеләп узганча, конкурсның төп максаты – татар мәдәнияте белән таныштыру. Яшь буынның милли гореф-гадәтләр һәм йолаларны онытмавы мөһим. Конкурсантларны татар телендә сөйләшергә, биергә, милли ризыклар әзерләргә өйрәттеләр.

«Финалда кызларның чыгышыннан тыш, чәкчәк күргәзмәсе дә оештырылачак. Һәр кыз үз чәкчәген алып киләчәк. Аларның бурычы – гадәти булмаган формада чәкчәк пешерү. Моннан тыш, кызларның һәркайсы үз куллары белән чиккән сөлге тәкъдим итәргә тиеш», - ди бәйгене оештыручы Дарья Щербакова.

Конкурсның финалы 17 мартта Казах драма театрында узачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100