Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Космосны тикшерүче танылган академик Альберт Галиев вафат
12 сентябрьдә, озакка сузылган авырудан соң, академик Альберт Галиев вафат булган. Ул плазма физикасы өлкәсендә иң зур белгеч, физика-математика фәннәре докторы, 1988-2002 елларда Россия Фәннәр академиясенең Космос тикшеренүләре институты директоры.
Альберт Галиев 1940 елның 19 октябрендә Уфада, Башкорт АССРында туа, Мәскәү дәүләт энергетика университетында укый, аннан Новосибирск дәүләт университетына күченә. 1964 елда Галиев физика-математика фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә диссертация яклый, ә 1968 елда физика-математика фәннәре докторы дәрәҗәсен ала, СССРда фән докторлары арасында иң яше була.
1970 нче елда галим СССР Фәннәр академиясенең Югары температура институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли башлый. 1973 елда ул СССР Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институтына күченә, космик плазма физикасы бүлеген җитәкли, аннары институт директоры була.
Галеев космосны өйрәнү белән бәйле күп проектларда катнашучы һәм җитәкче була. Ул плазмада дулкыннарның мөнәсәбәте теориясен ачкан.
Академик белән хушлашу 15 сентябрьдә 12.00 сәгатьтә Россия фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институтында күргәзмәләр залында узачак, дип хәбәр ителә институт сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз