news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Космонавтлар урамында 2 автомобиль бәрелешкән, зыян күрүчеләр бар

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына һәлакәт турында веб-репортерлар хәбәр итте

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Артур Еникеев). Бүген 7.00 сәгатьтә Казанның Космонавтлар урамында җитди юл һәлакәте булган. “Дэу Нексия” һәм “Субару-Импреза” автомобильләре кара-каршы бәрелешкән.
Һәлакәт урынына ике ашыгыч ярдәм машинасы килгән. Казанның ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, “Субару” автомобиленең 1982 елгы шоферы, “Дэу Нексия”нең 1986 елгы йөртүчесе һәм аның 1978 елгы пассажиры хастаханәгә озатылган. Юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу сәбәпләре әлегә билгеле түгел.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына һәлакәт турында беренче булып веб-репортерлар Алия һәм “ShaiKhulud” хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100