Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Космонавтика көнендә социаль челтәрләрдә “Башыңны югары күтәр” флешмобы уздырылачак
Әлеге акция Халыкара космонавтика көне уңаеннан үткәрелә.
(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”). Бүген, 12 апрельдә, Бөтендөнья космонавтика көне уңаеннан, социаль челтәрләрдә “Башыңны югары күтәр” флешмобы уздырылачак. Бу хакта “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Акцияне уздыру уе Санкт-Петербургта “Дөреслек һәм гаделлек” (“Правда и справедливость”) Бөтенроссия халык фронты медиафорумында туа. Флешмобта барлык теләгән кешеләр катнаша ала, ди оештыручылар.
Социаль челтәр кулланучылары, башларын югары күтәреп күк йөзенә карап, үз-үзләрен фотога төшерергә (“селфи” ясарга) һәм #поднимиголову хештегын куеп, үз аккаунтларында әлеге фотоны чыгарырга тиеш. Фотоларны челтәргә чыгару Мәскәү вакыты белән 09.07 сәгатьтә башлана. Юрий Гагарин космоска менгән “Восток-1” космик корабле нәкъ шул сәгатьтә старт ала.
Моннан тыш, әлеге акция “Восход-2” корабленең космик бурычларын үтәве турындагы “Время первых” фильмының киң экраннарга чыгу хөрмәтенә дә багышлана.
Белешмә өчен. 12 апрельне Космонавтика көне буларак бәйрәм итү 1962 елның 9 апрелендә СССР Югары Советы Президиумы указы белән гамәлгә керә. 1968 елдан Космонавтика көне Халыкара бәйрәм буларак билгеләп үтелә башлый. 2011 елдан әлеге бәйрәмнең тагын бер исеме барлыкка килә. Ул – Халыкара Кешенең космоска очу көне дип атала.
Моннан 56 ел элек - 12 апрельдә Советлар Союзы гражданы өлкән лейтенант Юрий Гагарин “Восток” космик кораблендә дөньяда беренче тапкыр Җир планетасы орбитасы тирәли очыш ясый. Әлеге очыш 1 сәгать 48 минут дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз