news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Космонавтика көнендә Казанда салют аттырырга халык 120 мең сум акча җыйган

Беренче тапкыр Юрий Гагаринның космоска очуына 60 ел тулу вакыйгасы уңаеннан Казанда салют булачак.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Беренче тапкыр Юрий Гагаринның космоска очуына 60 ел тулу вакыйгасы уңаеннан Казанда салют булачак. Моның өчен акчаны халык биргән, барлыгы 120 мең сум акча җыелган, дип хәбәр итте «Анна Каренина» иммерсив-шоу актрисасы Зәлинә Насыйрова.

Космонавтика көненә салют үткәрергә тәкъдим итеп, ул социаль челтәрләрдә халыкка мөрәҗәгать иткән булган.

Шулай итеп, истәлекле салют 12 апрельдә кичке сәгать 8дә аттырылачак. Хәзерге вакытта салют үтәсе урын билгеләнә, ул, бәлки, «Ривьера» аквапаркы, «Татнефть-Арена» бинасы яки «Казан» Гаилә үзәге янында оештырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100