Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Космонавт Сергей Ревин Әлмәттә лекция белән чыгыш ясаячак
Россия космонавты, РФ Герое Сергей Ревин Әлмәттә лекция укыячак. Очрашу 20 июнь көнне 18:00 сәгатьтә «Креатив процесслар фабрикасы» мәйданчыгында уза. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.
Кунак үзенең космостагы миссиясе турында сөйләячәк, орбитадагы тормыш, туклану һәм физик әзерлек үзенчәлекләре, шулай ук бортта уздырыла торган фәнни тәҗрибәләр турында фикерләре белән уртаклашачак. Моннан тыш, катнашучылар космонавтның шәхси тәҗрибәсеннән кызыклы тарихлар ишетәчәк.
Керү өчен алдан теркәлү таләп ителә. vk.cc/cMwxXb буенча теркәлергә мөмкин. Чараны шәһәр ачык Almet Tech фән лекторие оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз